Какой рейтинг вас больше интересует?
|
Главная / Каталог блогов / Cтраница блогера Блог татарской молодежи Ульяновской области -Ульяновск өлкәсе та / Запись в блоге
Бәйрәмгә әзерләнәбез2012-05-08 23:43:00 (читать в оригинале)Бөек Җиңү көне уңаеннан быел өлкәдә беренче тапкыр «45тән хат...» («Письмо из 45- го...) дип исемләнгән акция узачак. 40 нчы еллар формасын кигән «хәрби почтальон» сугыш чорындагы мотоцикл белән шәһәр халкын бәйрәм итү урыннарына илтеп куячак, шулай ук ул ветераннарга рәхмәт сүзләре язылган «Җиңү хатлары»н да («Письма Побе- ды») тапшырачак икән. 6-8 майда Бөек Ватан су-гышында Җиңүнең 67 ел¬лыгына багышлап төбәгебездә 180нән артык чара оештыру күздә тотыла. 6 майда Улья- новскиның барлык район-нарында да «Хәтер эстафета¬сына старт биреләчәк. Бөек Ватан сугышында һәлак бул¬ганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр янында митинг- реквиемнар, чәчәк кую танта¬налары, балалар һәм яшьләрнең сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашулары узачак. Әлеге эстафета «Идел елгасы - Җиңүнең чиге!» («Волга - рубеж Победы!» дип аталган акция белән тәмамланачак. 9 май көнне Ульяновскиның Җиңүнең 30 еллыгы мәйданында митинг-реквием һәм Ульяновск гарнизоны махсус подразделе- ниелэренен чыгышлары көтелә. Олуг бәйрәмгә җыелган халыкны Ульяновск өлкә губернаторы Сергей Иванович Морозов сәламләячәк. Шушы мәйданда быел беренче тапкыр «Без - Җиңүнең варислары» («Мы - наследники Победы») дип исемләнгән акция узачак. Обелиск янындагы сәхнәдән һәм Мәңгелек ут янында Ульяновск өлкәсенең Хәтер китабында урын алган 1,5 мең якташыбызның фамилияләре яңгыраячак. Аннары бәйрәм кунакларын «Без - Җиңүнең оныкчыклары» («Мы - правнуки Победы») дип аталган концерт программасы көтә. Дәһшәтле сугышны үз күзләре белән күргән ветеран¬нар колоннасы «УАЗ-Патриот» автомобильләрендә һәм авто-бусларда шәһәребезнең үзәк урамнары буйлап (Җиңүнең 30 еллыгы мәйданы-Гончаров урамы-Ленин урамы-Ленин мәйданы) узачак. Э Ленин мәйданында сугыш каһарманнары өчен «Җиңүчеләр мәйданы» («Площадь Победителей») дип исемләнгән бай эчтәлекле кон-церт программасы әзерлиләр. Экспланадада көне буе кыр кухнясы (карабодай боткасы белән сыйларга ышандыралар) һәм хәрби техника үрнәкләре күргәзмәсе (монысы инде күб¬рәк бала-чаганы кызыксынды¬ра) эшләячәк. Кич белән Ленин мәйданында Ульяновскиның иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Э 22 сәгатьтә концерт программасы Җиңүнең 30 еллыгы мәйданында бәйрәм фейерверкы, ягъни Җиңү салюты белән төгәлләнәчәк.
|
Категория «Музыка»
Взлеты Топ 5
Падения Топ 5
Популярные за сутки
|
Загрузка...
BlogRider.ru не имеет отношения к публикуемым в записях блогов материалам. Все записи
взяты из открытых общедоступных источников и являются собственностью их авторов.
взяты из открытых общедоступных источников и являются собственностью их авторов.