Сегодня 19 ноября, вторник ГлавнаяНовостиО проектеЛичный кабинетПомощьКонтакты Сделать стартовойКарта сайтаНаписать администрации
Поиск по сайту
 
Ваше мнение
Какой рейтинг вас больше интересует?
 
 
 
 
 
Проголосовало: 7276
Кнопка
BlogRider.ru - Каталог блогов Рунета
получить код
Блог татарской молодежи Ульяновской области -Ульяновск өлкәсе та
 

Бәйрәмгә әзерләнәбез

2012-05-08 23:43:00 (читать в оригинале)



Бөек Җиңү көне уңаеннан быел өлкәдә беренче тапкыр «45тән хат...» («Письмо из 45- го...) дип исемләнгән акция узачак. 40 нчы еллар формасын кигән «хәрби почтальон» сугыш чорындагы мотоцикл белән шәһәр халкын бәйрәм итү урыннарына илтеп куячак, шулай ук ул ветераннарга рәхмәт сүзләре язылган «Җиңү хатлары»н да («Письма Побе- ды») тапшырачак икән.
6-8 майда Бөек Ватан су-гышында Җиңүнең 67 ел¬лыгына багышлап төбәгебездә 180нән артык чара оештыру күздә тотыла. 6 майда Улья- новскиның барлык район-нарында да «Хәтер эстафета¬сына старт биреләчәк. Бөек Ватан сугышында һәлак бул¬ганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр янында митинг- реквиемнар, чәчәк кую танта¬налары, балалар һәм яшьләрнең сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашулары узачак. Әлеге эстафета «Идел елгасы - Җиңүнең чиге!» («Волга
- рубеж Победы!» дип аталган акция белән тәмамланачак.
9 май көнне Ульяновскиның Җиңүнең 30 еллыгы мәйданында митинг-реквием һәм Ульяновск гарнизоны махсус подразделе- ниелэренен чыгышлары көтелә. Олуг бәйрәмгә җыелган халыкны Ульяновск өлкә губернаторы Сергей Иванович Морозов сәламләячәк. Шушы мәйданда быел беренче тапкыр «Без - Җиңүнең варислары» («Мы - наследники Победы») дип исемләнгән акция узачак. Обелиск янындагы сәхнәдән һәм Мәңгелек ут янында Ульяновск өлкәсенең Хәтер китабында урын алган 1,5 мең якташыбызның фамилияләре яңгыраячак. Аннары бәйрәм кунакларын «Без - Җиңүнең оныкчыклары» («Мы - правнуки Победы») дип аталган концерт программасы көтә. Дәһшәтле сугышны үз күзләре белән күргән ветеран¬нар колоннасы «УАЗ-Патриот» автомобильләрендә һәм авто-бусларда шәһәребезнең үзәк урамнары буйлап (Җиңүнең 30 еллыгы мәйданы-Гончаров урамы-Ленин урамы-Ленин мәйданы) узачак. Э Ленин мәйданында сугыш каһарманнары өчен «Җиңүчеләр мәйданы» («Площадь Победителей») дип исемләнгән бай эчтәлекле кон-церт программасы әзерлиләр. Экспланадада көне буе кыр кухнясы (карабодай боткасы белән сыйларга ышандыралар) һәм хәрби техника үрнәкләре күргәзмәсе (монысы инде күб¬рәк бала-чаганы кызыксынды¬ра) эшләячәк. Кич белән Ленин мәйданында Ульяновскиның иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Э 22 сәгатьтә концерт программасы Җиңүнең 30 еллыгы мәйданында бәйрәм фейерверкы, ягъни Җиңү салюты белән төгәлләнәчәк.

Автономия утырышында. "Өмет" газетасы, №18(1164)

2012-05-08 23:39:00 (читать в оригинале)



Ульяновск өлкә татар
МИЛЛИ-МӘДӘНИ
автономиясе
президиумының утырышы Рамис Сафин рәислегендә узды.
Президиум утырышында иң әүвәл автономиянең чираттагы конференциясенә әзерләнү мәсьәләсе каралды. Конференциядә мохтарият уставына үзгәрешләр кертеләчәк. Өлкәнең юстиция идарәсе әнә шундый таләп куйган. Утырышта Россия татарлары федераль милли-мәдәни автономиясенең чираттагы конференциясенә (11-12 майда Казанда узачак) делегатлар да сайланды. Ульяновск өлкәсе исеменнән анда Рамис Сафин һәм Радик Гафуров катнашачаклар. Автономия рәисе Р.Сафин шушы көннәрдә генә өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары Тамара Девяткина җитәкчелегендә зур киңәшмә узуы хакында да хәбәр итте, Әлеге киңәшмәдә 91 нче санлы татар лицееның киләчәк язмышына бәйле мәсьәләләр тикшерелгән. Исегезгә төшереп үтәбез: бүген бу мәгариф учагында 149 бала укый. Рамис Сафин тагын бер җитди яңалыгы белән уртаклашты: 1 июльдән Ульяновск өлкәсендә «Яңа гасыр» телеканалының хәбәрчеләр пункты эшли башлый. Татарстан Хөкүмәте рәисе шул арада гына әнә шундый карарын имзалаган.
Автономия утырышында
Утырышта шулай ук агымдагы
елның 14-15 сентябрендә Яңа Малыклы районында «Малыклы калачы: татарлар кунак каршылый» («Малыклинский каравай: татары встречают гостей») дип исемләнгән фестиваль узачагы хакында да мәгълүм булды. Аның кысаларында район үзәгендә яңа мәчет бинасын ачу, «түгәрәк өстәл» утырышлары үткәрү, авыл клубларында концертлар оештыру күздә тотыла. Мәркәзебез Казаннан данлыклы сәнгать коллективлары - Татарстан Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле (сәнгать җитәкчесе - Айдар Фәйзрахманов) һәм бөтен дөньяны гизеп кайткан «Казан» бию ансамбле (җитәкчесе - Чулпан Закирова) чакырулы икән.
Президиум әгъзалары Иске Кулаткының «Яңа дулкын» телеканалы журналисты4 Венера Деникаеваны «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә тәкъдим итү турында да карар чыгардылар.
Утырышта тиздән төбәгебез авыллары һәм шәһәрләрендә гөрләячәк Сабантуй бәйрәмнәренең графигы да расланды. Халкыбызның хезмәт һәм җыр тантанасы 3 июньдә - Тимерьюл районының «Винновская роща» паркында, 16 июньдә - Ульяновск өлкә иппод-ромында, 23 июньдә - Казан шәһә-рендә, 30 июньдә - Владивосток каласында федераль Сабан туе, 7 июльдә Чиләбе өлкәсендә Россия татар авылларының Сабантуй бәйрәме үтәчәк.

"Новости Татарстана" Выпуск от 08.05.2012(ТНВ)

2012-05-08 23:32:00 (читать в оригинале)





«Тукай әсәрләре минем күңелемдә» өлкә конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде - "Өмет" газетасы, №18(1164)

2012-05-08 23:28:00 (читать в оригинале)



Үткән пәнҗешәмбедә, 26 апрельдә - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Ульяновскиның Татар мәдәнияте үзәгендә «Тукай әсәр­ләре минем күңелемдә» дип атал­ган конкурсның нәтиҗәләре игъ­лан ителде. Инде традициягә кереп өлгергән әлеге бәйге быел да Ульяновск өлкә татар милли- мәдәни автономиясе, «Өмет» өл­кә татар газетасы редакциясе һәм Ульяновскиның Татар мәдә­нияте үзәге тарафыннан оешты­рылды.

Үзләренең иҗат җимешләрен мәртәбәле конкурска юллаган сәләтле малайлар һәм кызларны беренче булып мөхтәрәм милләт­тәшебез - бәйгенең жюри рәисе, Россия Федерациясенең Рәссамнар союзы әгъзасы Ирек Нуртдинов сәламләде. Ул төбәгебезнең төрле почмакларыннан гаҗәеп байэчтәлекле рәсемнәрен җибәргән балаларга һәм аларның милләт җанлы укытучыларына рәхмәт сүзләрен ирештерде.
- Бу конкурсның дәрәҗәсе үсә, географиясе елдан-ел киңәя бара. Шунлыктан, аның нигезләмәсен бераз үзгәртү карарына килдек. Мисал өчен, киләсе елда АЗ форматындагы рәсемнәргә өстенлек биреләчәк. Шулай ук Габдулла Тукай әсәрләрен чагылдырган кул эшләре дә (поделки) кабул ителәчәк, - дип белдерде Ирек Харис улы.
Өлкә күләмендә уздырылган конкурста җиңү бәхетенә ирешкән яшь рәссамнар дипломнар һәм китаплар (Г.Тукай әсәрләре өч телдә - русча, татарча, инглизчә язылган китап һәм диск) белән бүләкләнде. Әлеге бүләкләрне эш көннәрендә Татар мәдәнияте үзәгеннән килеп алырга мөмкин.

на матч "Рубин - Динамо" в Екатеринбург

2012-05-06 22:29:00 (читать в оригинале)


Уважаемый болельщик, почти год назад в Екатеринбурге наши футболисты начали свой путь к Кубку России, и совсем скоро, 9 мая, «Рубину» предстоит вернуться в этот город и сразиться в финале с московским «Динамо» за право обладания титулом! Для любого болельщика быть рядом с командой в таком матче, и поддерживать ее, пожалуй, самое главное и важное, что может быть. Поэтому для Вас, футбольный клуб «Рубин» вместе с бизнес-клубом Сембер и Татарским молодежным центром города Ульяновска организует выезд на финальный матч Кубка России в Екатеринбург. Информация для всех участников и желающих ехать на матч "Рубин - Динамо" в Екатеринбург: проезд бесплатный, . Отъед на комфортабельном автобусе Хёндай. рано утром 8 мая в 1200, пребытие в ЕКБ - утро 9 мая.начало матча 15 00 по Москве. отъезд 23.00 по местному времени. Прибытие 10 мая вечером. Мест осталось мало - звоните. 89023554366
http://vk.com/rubin_dinamo


Страницы: 1 2 3 4 5 

 


Самый-самый блог
Блогер ЖЖ все стерпит
ЖЖ все стерпит
по количеству голосов (152) в категории «Истории»


Загрузка...Загрузка...
BlogRider.ru не имеет отношения к публикуемым в записях блогов материалам. Все записи
взяты из открытых общедоступных источников и являются собственностью их авторов.