... -реквием һәм
гарнизоны махсус подразделе ... мгә җыелган халыкны
өлкә губернаторы ...
Бөек Җиңү көне уңаеннан быел өлкәдә беренче тапкыр «45тән хат...» («Письмо из 45- го...) дип исемләнгән акция узачак. 40 нчы еллар формасын кигән «хәрби почтальон» сугыш чорындагы мотоцикл белән шәһәр халкын бәйрәм итү урыннарына илтеп куячак, шулай ук ул ветераннарга рәхмәт сүзләре язылган «Җиңү хатлары»н да («Письма Побе- ды») тапшырачак икән.
6-8 майда Бөек Ватан су-гышында Җиңүнең 67 ел¬лыгына багышлап төбәгебездә 180нән артык чара оештыру күздә тотыла. 6 майда Улья- новскиның барлык район-нарында да «Хәтер эстафета¬сына старт биреләчәк. Бөек Ватан сугышында һәлак бул¬ганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр янында митинг- реквиемнар, чәчәк кую танта¬налары, балалар һәм яшьләрнең сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашулары узачак. Әлеге эстафета «Идел елгасы - Җиңүнең чиге!» («Волга
- рубеж Победы!» дип аталган акция белән тәмамланачак.
9 май көнне Ульяновскиның Җиңүнең 30 еллыгы мәйданында митинг-реквием һәм Ульяновск гарнизоны махсус подразделе- ниелэренен чыгышлары көтелә. Олуг бәйрәмгә җыелган халыкны Ульяновск өлкә губернаторы Сергей Иванович Морозов сәламләячәк. Шушы мәйданда быел беренче тапкыр «Без - Җиңүнең варислары» («Мы - наследники Победы») дип исемләнгән акция узачак. Обелиск янындагы сәхнәдән һәм Мәңгелек ут янында Ульяновск өлкәсенең Хәтер китабында урын алган 1,5 мең якташыбызның фамилияләре яңгыраячак. Аннары бәйрәм кунакларын «Без - Җиңүнең оныкчыклары» («Мы - правнуки Победы») дип аталган концерт программасы көтә. Дәһшәтле сугышны үз күзләре белән күргән ветеран¬нар колоннасы «УАЗ-Патриот» автомобильләрендә һәм авто-бусларда шәһәребезнең үзәк урамнары буйлап (Җиңүнең 30 еллыгы мәйданы-Гончаров урамы-Ленин урамы-Ленин мәйданы) узачак. Э Ленин мәйданында сугыш каһарманнары өчен «Җиңүчеләр мәйданы» («Площадь Победителей») дип исемләнгән бай эчтәлекле кон-церт программасы әзерлиләр. Экспланадада көне буе кыр кухнясы (карабодай боткасы белән сыйларга ышандыралар) һәм хәрби техника үрнәкләре күргәзмәсе (монысы инде күб¬рәк бала-чаганы кызыксынды¬ра) эшләячәк. Кич белән Ленин мәйданында Ульяновскиның иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Э 22 сәгатьтә концерт программасы Җиңүнең 30 еллыгы мәйданында бәйрәм фейерверкы, ягъни Җиңү салюты белән төгәлләнәчәк.
... әйге быел да
өлкә татар милли ...
Үткән пәнҗешәмбедә, 26 апрельдә - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Ульяновскиның Татар мәдәнияте үзәгендә «Тукай әсәрләре минем күңелемдә» дип аталган конкурсның нәтиҗәләре игълан ителде. Инде традициягә кереп өлгергән әлеге бәйге быел да Ульяновск өлкә татар милли- мәдәни автономиясе, «Өмет» өлкә татар газетасы редакциясе һәм Ульяновскиның Татар мәдәнияте үзәге тарафыннан оештырылды.
Үзләренең иҗат җимешләрен мәртәбәле конкурска юллаган сәләтле малайлар һәм кызларны беренче булып мөхтәрәм милләттәшебез - бәйгенең жюри рәисе, Россия Федерациясенең Рәссамнар союзы әгъзасы Ирек Нуртдинов сәламләде. Ул төбәгебезнең төрле почмакларыннан гаҗәеп байэчтәлекле рәсемнәрен җибәргән балаларга һәм аларның милләт җанлы укытучыларына рәхмәт сүзләрен ирештерде.
- Бу конкурсның дәрәҗәсе үсә, географиясе елдан-ел киңәя бара. Шунлыктан, аның нигезләмәсен бераз үзгәртү карарына килдек. Мисал өчен, киләсе елда АЗ форматындагы рәсемнәргә өстенлек биреләчәк. Шулай ук Габдулла Тукай әсәрләрен чагылдырган кул эшләре дә (поделки) кабул ителәчәк, - дип белдерде Ирек Харис улы.
Өлкә күләмендә уздырылган конкурста җиңү бәхетенә ирешкән яшь рәссамнар дипломнар һәм китаплар (Г.Тукай әсәрләре өч телдә - русча, татарча, инглизчә язылган китап һәм диск) белән бүләкләнде. Әлеге бүләкләрне эш көннәрендә Татар мәдәнияте үзәгеннән килеп алырга мөмкин.
27 апреля в БЗЛМ состоялся фестиваль творчества «Студенческая Весна-2012». В рамках областного фестиваля свои программы представили 6ти ВУЗов – УлГУ, УлГТУ, УлГПУ, ИАТУ УлГТУ, УГСХА и НИЯУ МИФИ. Программы особо значимый, он юбилейный и проходит под девизом: «Нам – 20 лет!».